Питрәчнең үзәк мәйданындагы Чыршы беренче утларын кабызды

2019 елның 26 декабре, пәнҗешәмбе

Салкын булуга карамастан, һәркемнең кәефе шатлыклы һәм чын-чынлап бәйрәмчә иде. Сәхнәдә Питрәч районы башлыгы Илһам Кашапов питрәчлеләрне якынлашып килүче Яңа ел белән котлады һәм «Районның иң яхшы чыршысы» район конкурсында җиңүчеләрне бүләкләде. Быел беренче тапкыр Кыш бабайлар парады узды. Алар Кар кызлары белән бергә төрле конкурслар һәм уеннар үткәрделәр, аларга истәлекле бүләкләр тапшырдылар.
Ә бәйрәмне җылытырга, питрәчлеләр яратып өлгергән «Джива» ут  театры коллективы килде. Үзәк сәхнәдә алар Раштуа бәйрәме "Алтын Версаль" дәртле тамашасы белән чыгыш ясады. Бу ут белән трюклар гына түгел, ә катлаулы тамаша элементлары булган театр куелышы да иде. 
- Бүген без балалар белән безнең сыйныфка көч биреп торырга килдек һәм чыршы ачылуга сөенәбез. Минем белән бүген 1нче «Б» сыйныфы укучылары. Без конкурсларда катнашырга, Кыш бабай белән фотога төшәргә һәм дуслары белән очрашырга телибез, - дип уртаклашты Питрәчтә яшәүче Наталья Захарова.
Балалар рәхәтләнеп чыршы утлары тирәсендә йөгерделәр һәм яңа боз шәһәрчегенә лаеклы бәя бирделәр.
Бәйрәм фейерверк һәм дискотека белән тәмамланды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International