Полиция Кыш бабае кечкенә питрәчлеләрне котлады

2019 елның 30 декабре, дүшәмбе

Питрәч районында инде традициягә әйләнгән «Полиция Кыш Бабае» Бөтенроссия акциясе уза.


ПДН инспекторлары - полиция хезмәткәрләре генә түгел, ә көн саен яшүсмерләр һәм балалар проблемалары белән эшләүче педагоглар һәм психологлар да. Питрәч полиция бүлеге хезмәткәрләре көче белән быел авыр тормыш хәлендә булган күп балалы гаиләләргә һәм имин булмаган гаиләләрдәге балаларга ярдәм итүгә акча җыелды. Бу акчага алар бүләкләр сатып алган. Әлеге акция кысаларында полицейскийлар ундүрт гаиләдә булдылар һәм 41 балага Яңа ел бүләкләре бүләк иттеләр.
- Бу акция вакытында без аларның яшәү шартларын  да тикшерәбез. Иң мөһиме балаларны Яңа ел белән котлыйбыз. Ни дисәң дә, балалар могҗиза көтә, - дип уртаклашты безнең белән ПДН өлкән инспекторы Людмила Мышева.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International