Начар метеорологик күренешләр:
Татарстан Республикасы территориясендә 31 декабрьдә төнлә һәм көндез:
- кар һәм юеш кар рәвешендәге көчле явым-төшемнәр;
- күз күреме 500 метрга кадәр һәм аннан да кимрәк, буран;-көньяк-көнбатыштан көчәйгәндә секундына 17-22 метрга кадәр көчле җил;
-аерым районнарда бозлавык;
- юлларда көчле бозлавык һәм кар көртләре барлыкка килергә мөмкин.
Болытлы.
Төнлә һәм иртән урыны белән көчле кар, юеш кар,
Урыны белән бозлавык.
Җил көньяк-көнбатыштан секундына 9-14 метр тизлектә, көчәйгәндә 20 метрга кадәр.
Төнлә һаваның минималь температурасы -8..-10, иртәгә -3 кә кадәр күтәрелә, көндез максималь һава температурасы 0..-2.
Юлларда көчле бозлавык, урыны белән кар көртләре хасил була.