Кадерле дуслар!

2019 елның 31 декабре, сишәмбе

2019 ел һәрберебезгә үзебезнең ниндидер үзенчәлек - яңа җиңүләр, шатлык, очрашулар һәм ачышлар алып килде.

Мин барлык халыкка аңлаганнары, район тормышында актив катнашканнары өчен рәхмәт белдерәм. Бары тик бергәләп кенә без үз алдыбызга куйган югары максатларга ирешә алдык. Узып баручы елда Питрәч районы республика муниципаль берәмлекләренең социаль-икътисадый үсеше рейтингында алдынгы урыннарны саклап калды. Без иң яхшылар унлыгында һәм бу күп очракта район халкының нәтиҗәле хезмәте, оешма җитәкчеләренең, эшмәкәрләрнең һәм җәмәгатьчелекнең конструктив хезмәттәшлеге аркасында. Районда 21 дәүләт программасы тормышка ашырылган. Алар ярдәмендә яңа социаль объектлар барлыкка килде. Питрәчтә универсаль спорт залы һәм чаңгы базасы төзелде. Пановка авылында яңа табиб амбулаториясе, ә Татар Казыс авылында яңа ФАП төзелде. Көек авылында һәм «Царево» торак комплексында балалар бакчалары ачылды. Званка авылында күп функцияле үзәк төзелеше тәмамланып килә.  Кощаково авылында балалар бакчасы, Ленино-Кокушкино авылында табиблык амбулаториясе капиталь ремонтланды.  Питрәч районы торак тапшыру буенча республикада элеккечә лидерларның берсе булып кала бирә. Быел гына да 160 мең квадрат метр торак файдалануга тапшырылган. Район торак пунктларын төзекләндерү эше дә өстенлекле юнәлеш булды һәм шулай булып кала да. Парклар һәм скверлар сизелерлек үзгәрде, һәйкәлләр тәртипкә китерелде, Ленино-Кокушкино авылында яңа парк барлыкка килде. Күп эшләр башкарылды, һәм безнең бурыч - районның үсешен динамикада дәвам итү. Киләсе ел вакыйгаларга һәм истәлекле даталарга бай булачак. 2020 елда Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 75 еллыгына, ТАССР төзелүнең 100 еллыгына, Питрәч районы төзелүнең 90 еллыгына багышланган зур чаралар узачак. Мин ышанам ки, без бу чараларны лаеклы рәвештә үткәрә алабыз.  2020 ел безнең өметләрне акласын, яңа хезмәт казанышлары, иминлек һәм тотрыклылык елы булсын. Өйләрегездә һәрвакыт яхшылык, мәхәббәт һәм бәхет булсын! Киләсе елда һәрберегезгә нык сәламәтлек, уңышлар, гаилә җылысы, барлык теләкләрегез һәм өметләрегез чынга ашуын телим!


Илһам Кашапов, Питрәч муниципаль районы башлыгы – район Советы рәисе.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International