Татарстан Росреестры гражданнар өчен консультацияләр үткәрү графигы турында искә төшерә

2020 елның 10 гыйнвары, җомга

Казанда хөнәри базарда катнашучыларга һәм гражданнарга консультация бирү Авангард ур., 74 йнрт адресы буенча 7 нче подъездда үткәрелә.

Шулай итеп, сишәмбе көнне 8 дән 12 гә кадәр арестлар салу һәм төшерү, шулай ук юридик затларның күчемсез милеген һәм өлешләп катнашу килешүләрен дәүләт теркәвенә алу мәсьәләләре буенча консультация үткәрелә. Моннан тыш, шул ук подъездда, күчемсез милекне рәсмиләштергәндә документларны теркәү алдыннан әзерләү мәсьәләләрендә кече һәм урта эшмәкәрлек субъектларының хокукый аң-белемнәрен арттыру максатыннан, бизнес-берләшмә вәкилләре өчен махсус консультацияләр тәрәзәсе эшли.

Пәнҗешәмбе көнне 8 дән 12 гә кадәр гариза бирүчеләрне дәүләт теркәве, кадастр исәбенә алу, физик затларның күчемсез милеген дәүләт теркәвенә алу, алыш-бирешләрне дәүләт теркәвенә алу һәм физик затларның хокукларын күчерү мәсьәләләре буенча кабул итү, шулай ук кадастр инженерлары өчен элеккечә үк консультация тәрәзәсе эшли.

Исегезгә төшерәбез, моннан тыш, күчемсез милекне рәсмиләштерү белән бәйле барлык сораулар буенча консультацияне Росреестрның 8(800)100-34-34 бердәм тәүлек буе эшли торган телефон номеры буенча алырга мөмкин.

 

ММЧ өчен контактлар

Татарстан Росреестры матбугат хезмәте

+8 843 255 25 10

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International