


Хәзерге вакытта мәктәпкәчә учреждениеләрнең биналарында һәм балалар мәйданчыкларында дезинфекция үткәрәләр
Балалар балалар бакчаларына иртәгәдән үк йөри башлаячак.Аларның килүенә бик җентекләп әзерләнәләр - биналарның эчендә һәм тышкы ягында дезинфекция үткәрәләр.
Тәрбияләнүчеләрнең һәр иртәсен педиатр тикшерәчәк.

Балалар бакчалары, Татарстанда үткәрү режимы бетерелгәннән соң, covid-19 таралу куркынычыннан балаларны нәтиҗәле яклый алачак. Бүген бу хакта Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Татарстан Республикасы Хөкүмәте йортында узган киңәшмәдә хәбәр итте.
«Әгәр бездә предприятиеләрнең 90% ы эшләсә, урамнарга ирекле керү рөхсәт ителә икән, минемчә, балалар бакчаларында йөрү өчен дә, гомуми үсеш өчен дә файдалы булыр», — диде ул.
ТР Президенты ТР Сәламәтлек саклау министрлыгына һәм ТР Мәгариф министрлыгына балаларны белем бирү учреждениеләренә кабул итүне һәм барлык кирәкле таләпләрне үтәп, шул ук вакытта татарстанлылар өчен максималь уңайлык белән аларны медицина тикшерүен тәэмин итәргә кушты. «Барлык таләпләрнең дә катлаулылыкларсыз үтәлүе зарур. Барысы да безнең гражданнар өчен уңайлы булырга тиеш", - дип ассызыклады республика җитәкчесе.
Элегрәк ТР Хөкүмәте коронавирус таралуны булдырмау буенча яңа чаралар турында карар кабул иткән иде. Документ нигезендә, 12 майдан эш бирүчеләрдән белешмәләр рәсмиләштерү һәм өйдән чыгу өчен СМС - пропуск алу гамәлдән чыгарыла. Шул ук вакытта карар гражданнарның ваклап сату объектларында, хезмәтләр күрсәтү, пассажирлар һәм багаж ташуны, шул исәптән такси, шәхси саклану чараларыннан — медицина битлеге яки ресиратор һәм перчаткадан башка, транспортта йөрүен тыя.