Куркыныч агрометеорологик күренеш - 2020 елның 14 һәм 15 маенда төнлә Татарстан Республикасы территориясендә урыны белән туфракта һәм һавада -2° кадәр (Казанда – 14 майда төнлә -1°кадәр) кырау көтелә.
Начар метеорологик күренешләр - 2020 елның 13 маенда кичен һәм 14 маенда төнлә Татарстан Республикасы территориясендә урыны белән төньяк-көнбатыштан исүче җилнең тизлеге секундына 15-20 метр (Казан шәһәрендә-18 метрга кадәр).
2020 елның 13 май 18 сәгатьтән 14 май 18 сәгатькә кадәр
Аязучан болытлы һава.
Төнлә бераз яңгыр, көндез явым - төшемсез.
Җил төньяк-көнбатыштан көньяк-көнбатышка таба секундына 7-12 метр, төнлә көчәйгәндә 15-18 метрга кадәр тизлектә.
Минималь һава температурасы төнлә +1..+3, туфракта һәм һавада урыны белән -1.
Көндез максималь һава температурасы +14..+16˚.