Россия Пенсия фондының Татарстан Республикасы буенча бүлеге 3 яшькә кадәрге балалары булган гаиләләргә 5 мең сум күләмендә өстәмә акчалата түләү башкара.
Исегезгә төшерәбез, эпидемиологик хәл кискен булу сәбәпле, Россия гаиләләренә өстәмә финанс ярдәме күрсәтелә - ай саен 5 мең сум акча түләнә, ул агымдагы елның апреленнән июнь аена кадәр өч яшькә кадәрге һәр балага бирелә.
Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк, гаризаларны карау вакыты күп факторларга, шул исәптән аны тутыруның корректлылыгына бәйле. Төрле сәбәпләр аркасында кабул ителгән барлык гаризалар да автомат рәвештә эшкәртелми, шуңа күрә «кулдан» өстәмә тикшерү таләп ителә.
Иң киң таралган хата - банк счетының дөрес күрсәтелмәгән реквизитлары.
Шулай ук еш кына дөрес күрсәтелмәгән анкета мәгълүматлары, балалар, әниләр, ЗАГС органнарыннан акт язулары һ. б. очрый.
Әлеге түләү өчен гаризаны агымдагы елның 1 октябренә кадәр КФҮ аша яки РПФның электрон сервисларыннан һәм дәүләт хезмәтләренең бердәм порталыннан файдаланып тапшырырга мөмкин.
«5 мең сум акча алу өчен бер генә гариза бирергә кирәк. Аны кабатларга кирәкми", - дип билгеләп үтте Пенсия фондының Татарстан бүлеге идарәчесе Эдуард Вафин.
Мөһим! Түләү өчен гариза бер тапкыр бирелә, ай саен аны тапшырырга кирәкми!
Үзегезне һәм якыннарыгызны саклагыз!
ТР буенча РПФ бүлегенең Контакт-үзәге (843) 279-27-27
ТР Питрәч районындагы РПФ идарәсенең клиентлар хезмәте 8(84367)30478