Үз эшчәнлекләре турында белешмәләрнең ачыклыгын һәм үтемлелеген арттыру максатларында 2020 елның 20 маенда 14.00 сәгатьтән 16.00 сәгатькә кадәр «Роспотребнадзор» ның Татарстан Республикасы буенча идарәсе (алга таба - Идарә) республика территориясендә идарәдә һәм 12 территориаль идарәдә эшкуарлар өчен бердәм "Ачык ишекләр" көне оештыра.
Идарәдә консультация алу өчен алдан язылу (Казан шәһәре, Зур Кызыл ур., 30 һәм Сеченов ур., 13а йорт) телефон номерлары буенча башкарыла: 238-60-62, 238-36-32 (2020 елның 18-19 май көннәрендә 10.00 сәгатьтән 17.00 сәгатькә кадәр, төшке аш вакыты 12.45 тән 12.45 кә кадәр), шул ук вакытта кызыксындырган сорауны күрсәтергә кирәк. Идарәнең территориаль бүлекләрендә консультация алу өчен, республика районнарында алдан язылу идарәнең территориаль бүлекләренең телефон номерлары буенча башкарыла (2020 елның 18-19 май көннәрендә 10.00 дән 17.00 гә кадәр, төшке аш 12.00 дән 12.45 кә кадәр), безнең сайтларда (www.16.rospotrebnadzor.ruи www.rpn.tatarstan.ru).
Хөрмәтле эшкуарлар һәм бизнес вәкилләре!
Мәҗбүри таләпләрне белү - хокук бозуларны булдырмас өчен иң яхшы ысул!
Без сезне бердәм «Ачык ишекләр " көнендә консультацияләргә чакырабыз!