Куркыныч агрометеорологик күренеш-2020 елның 21 маенда төнлә Татарстан Республикасы территориясендә көнбатыш районнарда урыны белән туфракта һәм һавада -1 градуска кадәр салкынлык көтелә.
2020 елның 21 маенда Татарстан Республикасы территориясендә урыны белән көнбатыштан, көньяк-көнбатыштан исүче җилнең тизлеге секундына 15-16 метрга кадәр җитәргә мөмкин.
2020 елның 20 маенда 20 сәгатьтән 21 май 18 сәгатькә кадәр
Аязучан болытлы һава.
Төнлә һәм иртән бераз яңгыр, көндез явым - төшемсез.
Җил көнбатыштан, көньяк-көнбатыштан секундына 6-11 метр, көндез урыны белән көчәйгәндә 14 метрга кадәр.
Минималь һава температурасы төнлә +4..+6˚.
Көндез максималь һава температурасы +14..+16˚.