2020 елның 25 маена һава торышы фаразы

2020 елның 24 мае, якшәмбе

«Татарстан Республикасы Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе» ФДБУ мәгълүматлары буенча, 25 майга Татарстан Республикасы буенча куркыныч һәм начар метеорологик күренешләр көтелми.

 

Татарстан Республикасы буенча метеорологик хәлнең 2020 елның 25 маена фаразы:

Аязучан болытлы һава. Урыны белән кыска вакытлы яңгыр, көндез уртача яңгыр. Җил көньяк-көнбатыштан секундына 5-10 метр, көндез урыны белән көчәйгәндә 14 метрга кадәр..+10˚. Көндез максималь һава температурасы +15.. +20˚.

Халыкка тәкъдимнәр:

Янгын вакытында ничек эшләргә.

Янгын чыккан очракта 112 яки 01 телефоны аша хәбәр итегез.  (ком, су, ут сүндергечләр һ.б.).

Шартлау куркынычы янаганда, башны куллары белән каплап, корсакка ятагыз.

Подвалларда, сарайларда, чарлакта һәм янучан материал саклана торган биналарда тәмәке тартуга һәм ачык ут куллануга юл куймаска кирәк.

Ашыгыч хезмәтләрнең автомобиль техникасы үтү өчен йорт яны территориясендә йөрү өлешен киртәләргә ярамый.

Электр җылыткычларны кулланганда янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләре:

- даими рәвештә электр үткәргечләрнең, розетокларның, щиткаларның һәм җылыткычның штепсель вилокларының төзеклеген тикшерегез;

- җылыту приборының торышын күзәтегез: вакытында ремонтлагыз һәм әгәр алар сафтан чыксалар, детальләрне алыштырыгыз;

- сәнәгать ысулы белән генә эшләнгән приборларны кулланыгыз, бер генә очракта да зыян күргән, кулдан ясалган  электр җылыткычларын кулланырга ярамый;

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International