Хөрмәтле Питрәч районы мөселманнары!
Сезне ихлас күңелдән изге Рамазан ае тәмамлану белән һәм Ислам бәйрәмнәренең берсе булган Ураза гаете бәйрәме белән котлыйм! Изге Рамазан ае һәм «Ураза-Бәйрәм» мәһабәт бәйрәме безне гомер-гомергә мәрхәмәтлелеккә һәм игелекле гамәлләргә, әхлакый һәм гаилә нигезләрен ныгытуга, дуслыкка һәм эчкерсез иҗатка этәрә, безне Аллаһы Тәгаләнең безгә насыйп иткән яхшылыкларын һәм тормышыбызны бәяли белергә өйрәтә. Кадерле Питрәчлеләр бу гади булмаган чорда, зинһар, ураза тәмамлануны өйдә, гаилә белән билгеләп үтегез. Изге бәйрәм өйләргә җылы һәм ямь алып килсен! Сезгә һәм якыннарыгызга нык сәламәтлек һәм барлык изге эшләрегездә уңышлар телим!
Питрәч муниципаль районы башлыгы - район Советы рәисе Илһам Кашапов