Питрәч районының янгын күзәтчелеге хәбәр итә

2020 елның 28 мае, пәнҗешәмбе

2020 елның 27 маенда Колкомерка авылында, яшен разрядында шәхси торак йортта янгын чыга. Ут белән йорт һәм ишегалды корылмалары янып бетте

Бу йортта күп балалы гаилә яшәде, кешеләр янгында зыян күрмәде.

Шуңа бәйле рәвештә, гражданнарга үз торакларын автоном янгын хәбәрчеләре белән җиһазландырырга киңәш итәбез. Бу җайланма янгынның башлангыч этабында аны ачыкларга һәм кешеләрне куркыныч турында кычкырып сигнал белән кисәтергә мөмкинлек бирә. Җайланманың бәясе 300 сумнан башлана, бәһасез кеше гомерен саклап калуны истә тотканда, шактый арзан. Күрсәтелгән приборлар белән үз торагызны җиһазландырыгыз һәм сез үзегезне фаҗигадән иминиятләштерерсез.

Шулай ук үз торагын беренчел янгын сүндерү чаралары белән җиһазландырырга тәкъдим итәбез. Янгын сүндергеч башлангыч этапта янгыннарны нәтиҗәле бетерергә һәм янгын таралуга юл куймаска мөмкинлек бирә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International