В.Г. Тимирясов исемендәге Казан инновацион университеты 11 нче сыйныф укучылары өчен БДИга әзерлек буенча бушлай марафон башлап җибәрә. Ай дәвамында университетның әйдәп баручы укытучылары математика һәм рус теле буенча БДИ-2020 биремнәренә әзерлек буенча онлайн-лекцияләр уздырачак. Дәресләр июнь аенда узачак һәм абитуриентларга имтихан тапшырыр алдыннан үз белемнәрен системалаштырырга ярдәм итәчәк. Марафонда катнашучылар университетта һәм КИУ көллиятендә беренче уку елына 10% ташлама алачак.
Марафонны алып баручылар:
Рус теле: Фәхретдинова Мимоза Теймураз кызы-рус теле һәм Тел белеме кафедрасы доценты, укучыларны имтиханның төрле төрләренә: ОГЭ, БДИ, югары уку йортларына керү сынауларына әзерләү буенча егерме еллык тәҗрибәгә ия.
Математика: Гафиятова Оксана Викторовна-математика буенча БДИның төп эксперты. к.пед. Педагогик психология һәм педагогика кафедрасы доценты, мәктәп укучыларын БДИга һәм ОГЭ га әзерләүнең җиде еллык тәҗрибәсе бар.
Марафонда катнашу өчен сылтама буенча теркәлү узарга кирәк.
КИУның Онлайн-кабул итү комиссиясе:
Консультация алырга: (843) 231-92-97; +7-987-270-87-87 (WhatsApp, Viber, Telegram)
Керү өчен гариза бирергә: https://ieml.ru/priemnaya-komissiya/zayavka-na-postuplenie/
Сайт: киу. рф