Уку елын районның 3350 укучысы өчен тәмамланды. Бүген район мәдәният йортында гадәти булмаган чара - туры эфирда соңгы кыңгырау үтте. Укучылар адресына мәгариф, мәдәният бүлеге, район башкарма комитеты, ата-аналар һәм Ленино-Кокушкино мәктәбе директоры исеменнән бик күп җылы сүзләр һәм теләкләр, шулай ук музыкаль котлаулар яңгырады. Быел унберенче сыйныфны-74, тугызынчы сыйныфны 262 укучы тәмамлады.
