Өйдән чыкмыйча гына консультация алу

2020 елның 3 июне, чәршәмбе

Хөрмәтле гражданнар!

Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Казан территориаль органы, шул исәптән, Кулланучылар хокукларын яклау буенча консультацияләр дә бирә.

Аерым алганда, файдаланырга киңәш итәбез:

Интернет кабул итү бүлмәсе
Сезнең соравыгызга квалификацияле җавап алу өчен үзегез турында дөрес мәгълүмат күрсәтегез. Җавап җибәрү өчен фамилия, исем, электрон почта адресы мәҗбүри тәртиптә күрсәтелергә тиеш. Сезнең мөрәҗәгать текстын кыска һәм дөрес итеп формалаштырыгыз.

http://gosalcogol.tatar.ru/rus/priem.htm

Кулланучылар хокукларын яклау буенча Татарстан Республикасы порталы
Барлык кирәкле контактлар, шулай ук актуаль мәсьәләләр һәм аларны хәл итү ысуллары, сез әлеге порталда таба аласыз.

https://www.tatzpp.ru/

"Кайнар линия" телефоны"
+7 (843) 278-92-79

Адрес: Казан шәһәре, Һ. Такташ ур., 94

Электрон почта адресы: gosalcogol@tatar.ru

Гражданнар мөрәҗәгатьләрен карау тәртибе «Россия Федерациясендә гражданнар мөрәҗәгатьләрен карау тәртибе турында»02.05.2006 ел, № 59-ФЗ РФ Федераль законы белән регламентлана.

Электрон рәвештә җибәрелгән мөрәҗәгать авторларының шәхси мәгълүматлары турындагы мәгълүмат шәхси мәгълүматлар турында Россия законнары таләпләрен үтәп саклана һәм эшкәртелә.

 

ТР Дәүләт алкоголь инспекциясенең Казан территориаль органы

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International