2020 елның 8 июненә һава торышы фаразы

2020 елның 7 июне, якшәмбе

Начар метеорологик күренешләр - 2020 елның 8 июнендә Татарстан Республикасы территориясендә.
Казанда урыны белән көтелә:
-төнлә һәм иртән томан;
- төнлә һәм көндез яшенле, көньяк-көнчыгыштан исүче җилнең тизлеге секундына 15-20 метрга кадәр җитәргә мөмкин.

7 июнь 18 сәгатьтән 8 июнь 18 сәгатькә кадәр

Төнлә урыны белән томан.
Көндез урыны белән кыска вакытлы яңгыр, кайбер районнарда яшен.
Җил көньяк-көнчыгыштан, көнчыгыштан, секундына 4-9 метр, урыны белән көчәйгәндә 12 метрга кадәр.,
яшен вакытында кыска вакытлы көчәйгәндә секундына 15-20 метрга кадәр.
Минималь һава температурасы төнлә +11..+13˚.
Көндез максималь һава температурасы +21..+23.˚.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International