Хөрмәтле Питрәч районы халкы, якташлар!
12 июнь - илебез тарихында үзенчәлекле дата - Россия Федерациясе көне. Бу бәйрәм - буыннарның дәвамчанлыгын искә төшерү, үз Ватанының иртәгәге көне өчен ил гражданнарының җаваплылыгы турында. Бүген без бергәләп заманча җәмгыять төзибез, дәүләтебезнең, республикабызның нәтиҗәле икътисадын формалаштыруда катнашабыз, Татарстан Республикасы, ил территориясендә яшәүче халыкның тормышы һәм эше өчен уңайлы шартлар тудырабыз. Безнең һәркайсыбызга кече ватаныбызның бүгенгесе һәм киләчәге - Питрәч районының, бөтен илебезнең бүгенгесе һәм киләчәге бәйле. Кадерле Питрәч халкы! Туган районыбызга булган мәхәббәтегез, тарихка сакчыл мөнәсәбәтегез, аның язмышында актив катнашуыгыз, төбәгебезнең социаль-икътисадый үсешенә лаеклы өлеш керткәнегез өчен рәхмәт белдерәсем килә. Сезгә тынычлык, бәхет, бетмәс-төкәнмәс сәламәтлек, иминлек һәм изге эшләрегездә уңышлар телим! Россия көне белән!
Илһам Кашапов, Питрәч муниципаль районы башлыгы - район Советы рәисе.