Район башлыгы Илһам Кашапов һәм ТР авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров озатуында ул Муллагалиев крестьян-фермер хуҗалыгының күпьеллык үләннәр басуына килде. Биредә безнең район аграрчыларының авыл хуҗалыгы продукциясе күргәзмәсе оештырылган иде. - Соңгы дүрт елда «Ак барс "Кошчылык комплексы" ҖЧҖ җитештерүен модернизацияләүгә 891 миллион сумнан артык акча инвестицияләнде, - дип сөйләде ПВК генераль директоры Сергей Андреев. Биредә уртача хезмәт хакы 35 429 сум тәшкил итә. Чәчәк үстерү белән шөгыльләнүче Богородский теплица комбинаты хезмәткәрләре аена уртача 20 мең сум акча алалар. - Хезмәт хакын исәпләүдә кыенлыклар кышкы чорда була, ә хәзер безнең сезонны үти алабыз, – ди фермер Павел Владимиров. Фәрит Хәйруллович районда эшсезлек дәрәҗәсе белән дә кызыксынды. - Безнең районда эшләүче предприятиеләр катлаулы чорда эш урыннарын саклап кала алдылар. Эшсезләр саны артты, шәһәрдә эшләгән һәм, кызганычка каршы, үз эш урыннарын югалткан якташларыбыз исәбенә, ә алар бездә эшсезләр буларак исәпкә басалар – прописка урыны буенча, - дип аңлатты район башлыгы Илһам Кашапов.
Тулырак мәгълүмат: http://pestrecy-rt.ru/news/obschestvo/predsedatel-gossoveta-rt-farid-mukhametshin-posetil-pestrechinskiy-rayon