Талпан тешләгәндә гамәлләр алгоритмы

2020 елның 30 июне, сишәмбе

Талпанны тешләгәндә, гражданин талпанны төшерү өчен «Питрәч РҮХ» ДАССОның медицина оешмасына Питрәч авылы, Яшьләр урамы, 13 адресы буенча ашыгыч медицина ярдәме станциясенә мөрәҗәгать итә ала. (тел. 3-21-03, 03, 030).

Талпан бетерелгәннән соң, талпан йогышлары булу-булмауга лаборатор тикшерү уздыру өчен, «Питрәч РҮХ» ДАССО белгечләре тарафыннан «Татарстан Республикасында Гигиена һәм эпидемиология үзәге» ФБССО лабораториясенә китерелә, Казан ш., Сеченов ур., 13а.

Шулай ук түләүле нигездә Питрәч авылы, Никольская урамы, 1а 1б адресы буенча урнашкан «Бахис» ҖЧҖ түләүле клиникасы базасында талпанның лаборатория тикшеренүен үткәрү мөмкин (тел.: 893939903). Нәтиҗә алганнан соң «Питрәч РҮХ» ДАССОның медицина хезмәткәрләре талпан йогышларына каршы махсус профилактика үткәрү мәсьәләсе хәл ителә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International