Йорт хайваннарын урамда йөртү

2020 елның 2 июле, пәнҗешәмбе

Социаль челтәрләрдә йорт хайваннарын тәртипсез йөртү мәсьәләсе буенча бик күп шикаятьләр килә. Торак пунктларда төзекләндерү кагыйдәләре буенча сыерларны һәм башка хайваннарны озатып бармыйча гына чыгару тыела. Россия Федерациясе Административ хокук бозулар кодексының 3,6 ст. 1 өлеше нигезендә әлеге хокук бозу өчен 2 000 сумга кадәр штраф яный.

Питрәч авылының Гончар урамында хәлләр аеруча кискен тора. Бүген Питрәч районының административ-техник комиссиясе әлеге территория буенча административ хокук бозу турында 2 эш карады. Анда сыерлар чит җирләргә керә, уңышны ашыйлар, коймаларны, милекне бозалар. 

Питрәч районы матбугат хезмәте материаллары буенча.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International