«Татарстан Республикасы УГМС» федераль дәүләт бюджет учреждениесе мәгълүматлары буенча: «2020 елның 9 июленең икенче яртысында Татарстан Республикасы территориясендә урыны белән һава температурасы 35-37˚булганкөчле эсселек көтелә».
“2020 елның 8еннән 15 июленә кадәрге чорда урманнарда янгын куркынычы югары (4 класс) урыны белән көтелә”. Татарстан Республикасы территориясендә фаразлана торган метеорологик күренешләрне исәпкә алып, түбәндәге куркынычлар барлыкка килергә мөмкин:
1. Югары температуралар белән бәйле рәвештә транспортта авария очраклары барлыкка килү ихтималы арта, тимер юл полотносы һәм автомобиль юллары өслеге деформацияләнергә мөмкин.
2. Аз үлчәмле судноларны эксплуатацияләүгә бәйле аварияләр барлыкка килү ихтималы арта.
3. Кешеләр һәлак булган су объектларында һәлакәтләр килеп чыгу ихтималы арта.
4. Җылылык һәм кояш сугулары очраклары барлыкка килү, сәламәтлек торышының начараюы ихтималы бар.
5. Табигый янгыннар барлыкка килү, торак пунктларга ут таралу, торак йортлар, хуҗалык һәм дача корылмалары, шулай ук икътисад объектлары барлыкка килү ихтималы арта.