2020 елның 8 июленнән Татарстан Республикасы буенча Роспотребнадзор идарәсендә чит илләрдә туристлык хезмәтләре һәм йогышлы авыруларның янауы буенча «Кайнар линия» эшли башлый (2020 елның 8 июленнән 2020 елның 22 июленә кадәр).
Чит илләрдә актуаль эпидемиология вәзгыяте, ялда куркынычсыз тәртип кагыйдәләре, шулай ук туристлык хезмәтләре алганда кулланучыларның хокуклары турында белгечләрдән консультацияләр алырга мөмкин:
кулланучылар хокукларын яклау һәм кеше иминлеге өлкәсендә федераль хезмәтнең Бердәм консультация үзәгендә тәүлек буе эшли торган режимда 8-8005554943 телефоны буенча
чит илләрдә актуаль эпидемиология вәзгыяте, ялда куркынычсыз тәртип кагыйдәләре турында (843) 238-21-74 телефоны буенча
туристик хезмәтләр алганда кулланучыларның хокуклары турында телефоннар буенча:
Кулланучылар өчен консультация үзәге (843) 221-90-16 телефоны буенча көн саен 09.00 дән 17.00 гә кадәр, ял һәм бәйрәм көннәреннән тыш, 12.00 дән 13.00 гә кадәр;
Татарстан Республикасы буенча Роспотребнадзор идарәсендә 8 (917) 224 - 87-94 телефоны буенча дүшәмбе-пәнҗешәмбе 10.00 дән 16.00 гә кадәр; җомга: 10.00 дән 15.45 кә кадәр, тәнәфес 12.00 дән 12.45 кә кадәр.