Хөрмәтле гражданнар! «Татарстан Республикасы Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе» ФДБУ мәгълүматлары буенча:
Метеорологик күренешләрнең көчәюе турында консультация-кисәтү 14 июль 18 сәгатьтән 15 июль 18 сәгатькә кадәр
2020 елның 15 июлендә Татарстан Республикасы территориясендә урыны белән җилнең тизлеге 15-20 м/с га кадәр, яшенле, урыны белән көчле яңгыр, яшен вакытында 23 м/с га кадәр көчәюе көтелә.
Казанда 15 июльдә төнлә һәм иртән урыны белән яшенле яңгыр көтелә, яшен вакытында көньяк-көнчыгыш җилнең тизлеге секундына 15-20 метрга кадәр җитәргә мөмкин.