2020 елның 15 июлендә Татарстан Республикасы территориясендә урыны белән куркыныч метеорологик күренеш турында шторм кисәтү - максималь һава температурасы 35-38 булган көчле эсселек көтелә.
Начар метеорологик күренешләр -
2020 елның 15 июлендә Татарстан Республикасы территориясендә урыны белән җилнең тизлеге 15-20 м/с га кадәр, яшенле яңгыр, төнлә урыны белән көчле яңгыр, яшен вакытында 23 м/с га кадәр көчәюе көтелә.
Казанда 15 июльдә төнлә һәм иртән урыны белән яшенле яңгыр көтелә, яшен вакытында көньяк-көнчыгыш җилнең тизлеге секундына 15-20 метрга кадәр җитәргә мөмкин.
2020 елның 14 июль 18 сәгатьтән 15 июль 18 сәгатькә кадәр
Алмашынучан болытлы һава.
Урыны белән кыска вакытлы яңгыр, яшен.
Көньяк-көнчыгыштан көньяк-көнбатышка таба күчүче җилнең тизлеге секундына 6-11 метр, урыны белән көчәйгәндә 14 метрга кадәр, яшен вакытында көчәйгәндә 15-20 метрга кадәр.
Минималь һава температурасы төнлә +23..+25˚.
Көндез максималь һава температурасы +32..+34˚.