Район башлыгы "Безнең ишегалды" программасын тормышка ашыру кысаларында Мелиораторлар урамында булды

2020 елның 24 июле, җомга

«Безнең ишегалды» программасын гамәлгә ашыру кысаларында район башлыгы Илһам Кашапов Мелиораторлар урамы 2,3,3 а, 4 адресы буенча урнашкан ишегалларына чыкты.

Берничә көн эчендә генә ишегалдында бордюралар урнаштырылган инде, тиздән асфальт җәю һәм кече архитектура формалары булган балалар мәйданчыгын урнаштыру башланачак.

Эш шунда ки, әлеге ишегалды буенча урамда яшәүчеләрнең күрше урамга алып бара торган юл салу мәсьәләсе буенча борчулары зур иде. Бу хакта алар гражданнар җыенында хәбәр иттеләр. Әлеге юл «Безнең ишегалды» на кермәде. Илһам Кашапов халыкка киләсе елда әлеге маршрут буенча Питрәч районы хисабына җәяүлеләр тротуары планлаштырылуы турында хәбәр итте.

Исегезгә төшерәбез, юл өслеген урнаштырганчы, әлеге ишегалды буенча суүткәргеч торбаларны алыштыру буенча, шулай ук муниципаль бюджет хисабына зур эшләр башкарылды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International