Питрәч укучыларының БДИ нәтиҗәләре куанырга мәҗбүр итә! Питрәч районы балллары турында сөйлибез.
⠀
Әдәбият буенча югары баллны Хәйруллина Ләйлә (Шәле урта мәктәбе) алды, ул 100 баллдан 80 балл җыйды.
⠀
Питрәчнең 3 укучысы информатика буенча бердәм дәүләт имтиханы тапшырды. Шулардан 1 нче Питрәч мәктәбе укучысы Хәсәнова Лия 100 баллдан 87 балл җыйды.
⠀
39 укучы математика тапшырды. Аларның 3се 80 баллдан артык балл җыйдылар:
- Хәсәнова Лилия 87 балл (1 нче мәктәп)
- Шәйхетдинов Наил 80 балл (1 нче мәктәп )
⁃ Гаврилова Влада 80 балл (Кощак урта мәктәбе)
⠀
Безнең уку алдынгыларына киләчәктә дә уңышлар телибез!