Чыты авылында яшәүчеләр үзара салым акчасына зиратны төзекләндерүне сайладылар

2020 елның 24 июле, җомга

Чыты авылы халкы зиратны үзара салым акчасына тәртипкә китерергә карар кылдылар. Җирле зиратта агачларны кисү, чыннан да, кирәк иде, чөнки күп кенә агачлар авария хәлендә. Агачлар каберләргә җимерелеп беткән очраклар да булды. Барлыгы 100дән артык агач бетереләчәк.

Зират – агачлардан арындыру өчен иң катлаулы участокларның берсе, дип әйтергә кирәк. Шуңа күрә Чыты зиратында махсус хезмәткәрләр эшли, 8 кеше көч куя.



Белешмә өчен: быел Чыты авылында 300 метрга якын вак таш җәелде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International