2020 елның 26 июленә һава торышы фаразы

2020 елның 25 июле, шимбә

Начар метеорологик күренешләр -

Татарстан Республикасы территориясендә 25 июль кичендә, төнлә һәм көндез урыны белән 2020 елның 26 июлендә урыны белән кыска вакытлы җилнең тизлеге секундына 15-18 метрга кадәр, көндез урыны белән көчле яңгыр көтелә.

Казанда - иртән һәм көндез 26 июльдә урыны белән яшен, җилнең тизлеге секундына 15-18 метрга кадәр җитәргә мөмкин.

25 июль 18 сәгатьтән 26 июль 18 сәгатькә кадәр

Алмашынучан болытлы һава.

Төнлә явым-төшемсез; иртән һәм көндез урыны белән кыска вакытлы яңгыр, яшен.

Җил төньяк-көнбатыштан секундына 4-9 м, урыны белән көчәйгәндә 13 метрга кадәр, яшен вакытында көчәйгәндә 15-18 метрга кадәр.

Минималь һава температурасы төнлә +12..+14˚.

Көндез максималь һава температурасы +21..+23˚.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International