Ул 150 башка исәпләнгән. Күптән түгел «Макс-Ойл» ҖЧҖсында ашлык складлары һәм ындыр табаклары яңартылды, сыер абзары төзелде, сентябрьдә бозаулар да әзер булачак. Иске бинадан конструкция калдырдылар, хәзер яңа фундамент салу төгәлләнде диярлек. 7 берәмлеккә якын техника җәлеп ителгән, 6 кеше бозау абзарын төзү өстендә эшли. Төзелеш эшләре белән беррәттән территорияне төзекләндерү дә бара.
Эшләрнең барышы белән танышырга район башлыгы Илһам Кашапов килде. Аның өчен предприятие буенча экскурсия үткәрелде. Киләчәктә 800 баш терлеккә исәпләнгән комплекс төзергә планлаштыралар. Хәзер биредә 500 башка якын эре мөгезле терлек исәпләнә.