Татар Казысында атларны чын күңелдән үрчетәләр

2020 елның 30 июле, пәнҗешәмбе

Хуҗалыкта 12 ат бар, шуларның берсе өч көн элек туган

Атлар - искиткеч хайваннар. Ул, цирк атымы  яки чабышкамы - барысын да кабатланмас табигать матурлыгы, иреклелек һәм грация берләштерә. «Макс-Ойл» ҖЧҖсында атларны бик яраталар, шуңа күрә аларны үз хуҗалыгында тоталар, әмма сатмыйлар. - Алар безгә кәеф тудыралар, без аларга сокланабыз, рәхәтләнеп карыйбыз, - дип билгеләп үтте авыл хуҗалыгы оешмасы директоры Илдус Галиев.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International