Питрәч муниципаль районы башлыгының Корбан бәйрәме белән котлавы

2020 елның 31 июле, җомга

Хөрмәтле Питрәч районы мөселманнары!

Сезне иң хөрмәтле бәйрәмнәрнең берсе – Корбан бәйрәме белән чын күңелдән котлыйм. Бу изге көн ислам диненең югары әхлакый идеалларын, халкыбызның иң яхшы тарихын һәм мәдәниятен үз эченә ала.
Район мөселманнарының исламның чын кыйммәтләрен торгызуга, җәмгыятьнең әхлакый нигезләрен ныгытуга бөтен көчләрен куюы куандыра. Питрәч районында быел Пановка авылында тагын бер мәчет ачылачак, Питрәч авылында, шулай ук Яңа Шигали авылында Үзәк мәчет төзелә. Болар барысы да дини конфессияләрнең бердәмлеген ныгытуда мөһим фактор булып тора.
Бу бәйрәм сезнең йөрәкләрегезгә якты өметләр, иртәгәсе көнгә ышаныч китерсен. Барыгызга да нык сәламәтлек, тынычлык һәм бәхет телим!

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International