Начар метеорологик күренешләр-2020 елның 5 августында Татарстан Республикасы территориясендә һәм Казанда урыны белән төньяк-көнчыгыштан исүче җилнең тизлеге секундына 15-18 метрга кадәр җитәргә мөмкин.
4 август 18 сәгатьтән 5 август 18 сәгатькә кадәр
Алмашынучан болытлы һава.
Күпчелек явым-төшемсез.
Җил төньяк-көнчыгыштан секундына 7-12 метр, урыны белән көчәйгәндә 15-18 метрга кадәр.
Минималь һава температурасы төнлә +13..+15.
Һаваның максималь температурасы көндез +27..+29˚.