Бу хакта корреспондентларга Шигали авыл җирлеге Башкарма комитеты җитәкчесе вазыйфаларын башкаручы Венер Сәлимов сөйләде. «Бүгенге көндә соңгы штрихлар - бизәү һәм тышкы территорияне төзекләндерү эшләре тәмамланып килә. Инде грунт кайтарылган. Тиздән мәйданны тигезләү эшләре башланачак, яшел үсентеләр утыртылачак. Әлегә кешеләрне элеккегечә иске ФАПта кабул итәләр, әмма бу вакытлыча. Чөнки медицина учреждениесен ачу инде бу айда булачак. Әлбәттә, аны барысын да бик көтәләр, өстенлекләрне аңлыйлар», - дип аңлата Венер Сәлимов.
Исегезгә төшерәбез, 2013 елдан Питрәч районында 13 фельдшер-акушерлык пункты һәм 3 амбулатория төзелгән. Шуларның 3се Шигали авыл җирлегендә урнашкан. Биредә рәсми рәвештә 7 меңнән артык кеше язылган, асылда, күбрәк яши.