Питрәч авылында яшәүчеләр авыл советы белән берлектә территорияне төзекләндерәләр

2020 елның 11 августы, сишәмбе

Үз комфортыгыз өчен бердәмлек һәм югары җаваплылык үрнәге!

Медиклар урамының җаваплы кешеләре, 8 нче йорт һәм якын-тирә шәхси йортларда яшәүчеләр узган шимбәдә тирә-юньдә өмә үткәрделәр. Халык Питрәч авыл советы адресына ял итү зонасын төзекләндерүдә ярдәм итүне сорап мөрәҗәгать итте. Әлеге урында инде күптән агачлар һәм куаклар үскән, территория бүген муниципалитетныкы. Халык соравы буенча, Администрация баш тартмады һәм авыл советы белән берлектә төзекләндерү эшләрен башлады инде.

Җыештыруга хәтта балалар белән әти-әниләр дә чыкты. Киләсе өмә чәршәмбе көнне 17: 00 сәгатьтә булачак.

Шулай ук Медиклар урамы, 8 йорт буенча быел «Безнең ишегалды» республика программасы кысаларында ишегалды төзекләндереләчәк. Халык үз тормышларын уңайлы итәргә карар кылды.  Битараф булмаганыгыз өчен рәхмәт!

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International