Питрәч районы ТАССРның 100 еллыгы флагы эстафетасын кабул итте

2020 елның 11 августы, сишәмбе

Питрәч районына ТАССРның 100 еллыгы флагы килеп иреште. Район башлыгы Илһам Кашапов анда Питрәч районы гербы сурәте төшерелгән эмблема такты. Чара кысаларында ТАССРның 100 еллыгына багышланган истәлекле билгеләр тапшырды.

"Питрәч муниципаль районының социаль-икътисадый үсешенә зур өлеш керткән өчен һәм Татар Автономияле Совет Социалистик Республикасы төзелүгә 100 ел тулу уңаеннан "ТАССР төзелүгә 100 ел" истәлек билгесе тапшырылды:
1. Питрәч районының Мактаулы гражданины Шәйхулла Галимулла улы Насыйбуллинга
2. Татарстан Республикасының атказанган механизаторы, 2 нче һәм 3 нче дәрәҗә Дан орденнары кавалеры Анатолий Викторович Солодковка
3. Мәдәният өлкәсе ветераны Анна Ивановна Пигасовага. Аның хезмәт стажы 63 ел, ул 60 ел "Ленино-Кокушкино" дәүләт тарихи-мәдәни музей-тыюлыгында экскурсовод булып эшләгән
4. ТР атказанган табибы, район иҗтимагый советы рәисе, -Наталья Сергеевна Ксенафонтовага
5. Педагогик хезмәт ветераны Иван Александрович Долговка

«ТАССР 100 еллыгы» сертификатларын Питрәч муниципаль районы территориясендә урнашкан һәм «ТАССРга 100 ел " мәгълүмати тамгасын кулланып продукция җитештерүче предприятие җитәкчеләренә тапшырдылар:
- ИП "Примак" - Владимир Петрович Примак
"Питрәч районы кулланучылар кооперативы" - Виталий Михайлович Тонов
- "Продторг сәүдә компаниясе" ҖЧҖ-Равкат Хәсән улы Исламов
- ИП Гилоян-Киракос Серопович Гилоян

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International