Районның 90 еллыгы онлайн режимында узды

2020 елның 11 августы, сишәмбе

Район башлыгы Илһам Кашапов турыдан-туры эфир режимында райондашларыбызга сәламләү сүзе белән мөрәҗәгать итте. ⠀

"Кызганычка каршы, быел пандемия белән бәйле рәвештә без елның иң мөһим вакыйгасын онлайн режимында уздырырга мәҗбүр булдык. Тиздән без бу бәйрәмне зур колач белән билгеләп үтә һәм бер-беребезне шәхсән котлый алырбыз дип ышанам, - дип билгеләде ул. ⠀

Район оешуның 90 еллыгы уңаеннан иҗат коллективлары җыр-биюләр белән концерт куйды. Трансляция Питрәч авылы Мәдәният йорты аккаунтында узды: @kultura_pitrech 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International