2020 елның 20 августында 10.00 сәгатьтә видеоконференцэлемтә режимында муниципаль районнар халкына башкарма производство турындагы законнарны гамәлгә ашыру мәсьәләләре буенча түләүсез юридик ярдәм күрсәтү планлаштырыла.
Чарада Федераль суд приставлары хезмәтенең Татарстан Республикасы буенча идарәсе, Татарстан Республикасы буенча Суд приставларының территориаль бүлекләре һәм Татарстан Республикасы Адвокатлар палатасы вәкилләре катнашачак.
Түләүсез юридик ярдәм күрсәтүгә мохтаҗ гражданнарга 2020 елның 13 августына кадәр күрсәтелгән тематика буенча сорауларны электрон почта адресына җибәрергә кирәк pitriash@tatar.ru к
Игътибар итегез, чара темасы буенча сораулар җибәргән гражданнарга видеоконференциядә катнашуны тәэмин итәргә кирәк.