Кадерле дуслар, якташлар! Әлеге урынны төзекләндерү мәсьәләсе буенча тәкъдимнәрегезне җиткерүегезне сорыйбыз. Без сезнең белән бергә аны иҗтимагый һәм уңайлы итәргә телибез.
Инде купель урнаштыру буенча тәкъдимнәр дә бар. Бәлки, урындык та куяргадыр.
Зинһар, үз идеяләрегезне языгыз. Ә без аларны эшкә алачакбыз.
Бүген район башлыгы Илһам Кашапов хәлне бәяләү өчен урынга чыкты. Чыгу нәтиҗәләре буенча, су пробалары анализларын төрле химик элементларны билгеләү өчен кабат алырга дигән карар кабул ителде.
Тәкъдимнәрне Питрәч районы матбугат хезмәте җитәкчесе - Плеханова Екатерина электрон почта адресына (plehanovakate@mail.ru) җибәрүегезне сорыйбыз.