Марат Әхмәтов питрәчлеләрне "ТАССР төзелүгә 100 ел" истәлек билгесе белән бүләкләде

2020 елның 21 августы, җомга

Питрәч районына эш сәфәре вакытында ТР Дәүләт Советы рәисе урынбасары Марат Әхмәтов район игенчеләре белән очрашты. "Ак Барс Питрәч" чын мәгънәсендә районыбызның иң уңышлы авыл хуҗалыгы предприятиеләреннән берсе булып санала. ТАССРның 100 еллыгы уңаеннан әлеге хуҗалык җитәкчесе Радик Әсхәт улы Зиннәтов һәм предприятиенең тракторчы-машинисты Илшат Гадрахимович Сафин истәлекле билгегә лаек булдылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International