Тогашево авылында «Авыл кибете» республика программасы буенча халыкка комплекслы хезмәт күрсәтү пункты ачылды

2020 елның 21 августы, җомга

Безнең районда бу программа буенча барлыкка килгән беренче кибет.

Тогашево авылында 130га якын кеше яши. Җирле халык кибет ачылуга бик шат, алар өчен бу зур вакыйга.

- Кибет бик кирәк иде. Ипи, сөт, тоз артыннан Сокурага йөрергә туры килде, аңа кадәр тугыз километр – җәяүләп барып булмый, ә машиналар барысында да юк, - ди Валентина Марасинская.

- Кайвакыт өйдә иң кирәкле әйбер юк. Безгә кая мөрәҗәгать итәргә? Машиналар юк,ерак барырга. Ә хәзер теләсә кайсы вакытта, барысы да янәшәдә. Без бик канәгать, - дип өстәде авылдашы Мария Кушникова.

Кибетне ачу тантанасында район башлыгы Илһам Кашапов һәм Татарстан Республикасы кулланучылар кооперациясе оешмалары берлеге идарәсе рәисе Рашат Шәймәрданов катнашты.

- «Авыл кибете» программасы буенча без республикада халыкка комплекслы хезмәт күрсәтү буенча 74 пункт төзедек инде. Быел тагын 21 кибет төзиячәкбез, - ди Рашат Рифкать улы. - Бүгенге көндә Питрәч районында шундый беренче кибет ачылды, икенче атнада да планлаштырыла. Быел Татарстанда йөзгә якын кибет ачылачак, һәм бу программа алга таба да эшләячәк.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International