Яңа уку елы алдыннан Питрәч районы буенча Эчке эшләр бүлегендә әти-әниләре полиция хезмәткәрләре булган сабыйларга бүләкләр тапшырылды.
Традиция буенча район эчке эшләр бүлеге начальнигы Зөфәр Гарәфиев һәм шәхси состав белән очрашуга беренче сыйныф укучылары әти-әниләре белән бергә килделәр. Балалар яңа сумкалар һәм канцелярия кирәк-яракларын Эчке эшләр бүлеге җитәкчесе кулыннан алдылар, ул аларга котлау сүзе белән мөрәҗәгать итте.
.jpg)