Питрәч спорт мәктәбе яңадан җиңүчеләр арасында

2020 елның 21 августы, җомга

Татарстан Республикасы спорт министрлыгы спорт мәктәпләре арасында республика конкурсына йомгак ясады.

60 спорт мәктәбе катнашкан дүртенче төркемдә «Питрәч районының комплекслы спорт мәктәбе» муниципаль бюджет учреждениесе өченче урынны алды. 

Безнең спорт мәктәбе соңгы елларда берничә тапкыр җиңүче булды һәм призлы урыннар яулады. 2018 ел нәтиҗәләре буенча гына ул бишенче урынга төште, хәзер питрәчлеләр янә республиканың иң көчле спорт мәктәпләре арасында. Яшь спортчыларга, аларның тренерларына, укытучыларга һәм спорт мәктәбе коллективына безнең котлауларыбыз!

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International