Питрәч районына эш визиты белән ТР Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил Сәрия Сабурская килде.
Кунаклар "Ак Барс Питрәч" кошчылык хуҗалыгының хезмәт коллективы белән очрашты. Хезмәткәрләрнең хезмәт хокукларын яклау мәсьәләләре, яңа эш урыннары булдыру мөмкинлекләре турында фикер алыштылар, шулай ук хуҗалык хезмәткәрләренә социаль ярдәм чаралары турында сөйләштеләр.
Хуҗалыкның иң яхшы кошчыларына ТР Дәүләт Советы Рәисе урынбасары Марат Әхмәтов «ТАССРга 100 ел»дигән Истәлек билгеләрен тапшырды.