Начар метеорологик күренешләр-2020 елның 26 августында Татарстан Республикасы территориясендә һәм Казанда урыны белән көтелә: - төнлә һәм иртән томан; - көндез һәм кич белән яшен, кыска вакытлы җилнең тизлеге секундына 15-18 метрга кадәр.
25 август 18 сәгатьтән 26 август 18 сәгатькә кадәр
Алмашынучан болытлы һава.
Төнлә явым-төшемсез, аерым районнарда томан.
Көндез һәм кич урыны белән кыска вакытлы яңгыр, яшен.
Җил көньяктан, көньяк-көнбатыштан секундына 4-9 метр, көндез урыны белән көчәйгәндә 12 метрга кадәр, яшен вакытында көчәйгәндә 15-18 метрга кадәр.
Минималь һава температурасы төнлә +12..+14˚.
Көндез максималь һава температурасы +24..+26˚.