2020 елның 26 августында Питрәч муниципаль районында Питрәч муниципаль районы территориясендә алкогольле продукциянең легаль булмаган әйләнешен ачыклау һәм булдырмау буенча ведомствоара комиссиянең чираттагы утырышы булып узды.
Эшче төркем утырышы барышында 7 ай нәтиҗәләре буенча фикер алышынды, проблемалар каралды. Каралган чорда алкогольле продукцияне ваклап сату күләме, узган елның шул ук чоры белән чагыштырганда, 21% ка, сыра һәм сыра эчемлекләрен 17% ка артты.
Эшмәкәрләр белән профилактик эш алып барылуга карамастан, алкогольле продукция әйләнеше өлкәсендә хокук бозулар элеккечә ачыкланып килә. Әйтик, 7 ай эчендә документларсыз гына алкогольле продукция сату, ЕГАИСта тиешенчә исәпкә алынмау,яраклылык вакыты чыккан сыра сату, декларацияләү тәртибен бозу кебек хокук бозуларга юл куйган 16 хуҗалык субъекты ачыкланган.
Законсыз әйләнештән 14,7 литр АП йолып алынды. Чагыштыру өчен-2019 елда АПП - 44,6 Л.
Катнашучылар игътибарына Татарстан Республикасында Алкоголь базарын легальләштерүгә юнәлдерелгән сыра продукциясе белән кегларны маркировкалау буенча сынау проекты старт алуы турында мәгълүмат җиткерелде.
Куелган мәсьәләләрне карау нәтиҗәләре буенча Комиссия районда алдагы уртак чаралар планына төзәтмәләр кертте.
Утырыштан соң алкогольле һәм сыра продукциясенә ассортиментны өйрәнү һәм бәяләр мониторингы өчен сәүдә нокталарын карап чыгу булды. Шулай ук күптән түгел генә Тогашево авылында ачылган модульле кибеттә дә булдылар, анда тиздән алкогольле продукция сатуга лицензия алу планлаштырыла.
Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Казан территориаль органы.