Илһам Кашапов "Зооцентр" ҖЧҖ компаниясе директоры белән очрашты, ул тиздән безнең район территориясендә сукбай этләрне тотачак. Терлекләргә карата кешелеклелек мәсьәләсе бүгенге көндә иң мөһим мәсьәләләрнең берсе. Бу хакта фикер алыштык.
⠀
Питрәч районында сукбай этләр мәсьәләсе аеруча кискен тора. Социаль челтәргә һәм Башкарма комитетка этләрне җыеп алу үтенече белән мөрәҗәгатьләр шактый күп килә, алар кеше өчен куркыныч тудыра.
⠀
Эш шунда ки, андый хайваннарга карата хәзерге законнар үзгәрде. «Хайваннар белән җаваплы эш итү турында» гы Закон быел үз көченә керде. Ул хайваннарны махсус приютларга урнаштыруны, соңрак чиплау, стерильләштерү һәм аларны табигый мохиткә чыгаруны күздә тота.
⠀
«Зооцентр» ҖЧҖ компаниясе ТР Министрлар Кабинетының «Татарстан Республикасы территориясендә хуҗасыз хайваннар белән эш итү буенча эшчәнлекне гамәлгә ашыру тәртибен раслау турында»2009 елның 30 декабрендәге 1275 номерлы карары нигезендә эшчәнлекне тормышка ашыру максатларында оештырылды.