Объектның куәте 100 урынга исәпләнгән. Мәйданы 344 квадрат метр тәшкил итә.
⠀
Шул ук бинада фельдшер-акушерлык пункты урнашачак.
⠀
Төзелеш эшләре бу елның март аенда башланды һәм бүгенге көндә тәмамланган диярлек. Район башлыгы Илһам Кашапов бүген эшләрнең барышын тикшерде. Эчтә отделка эшләре бара, тышкы территория төзекләндерелә.
⠀
Мәдәният йорты заманча җиһазлар - экран, проектор белән җиһазландырылачак, ул кинофильмнарны күрсәтү һ.б. мөмкинлек бирәчәк.
.jpg)