Илкүләм проект кысаларында Питрәч районында гериатрия кабинеты ачылды

2020 елның 27 августы, пәнҗешәмбе

Питрәч үзәк район хастаханәсе базасында терапия кабинеты ачылды. Бу "Сәламәтлек саклау"илкүләм проекты ярдәмендә мөмкин булды.

Тантаналы ачылышка Питрәч районы башлыгы Илһам Кашапов, ТР Дәүләт Советының Социаль сәясәт комитеты рәисе Светлана Захарова, Татарстан Республикасында Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил Сәрия Сабурская килде. Чакырылган кунаклар кабинетның якты бүлмәләрен карадылар, җиһазларны һәм һәркем файдалана алырлык булуын бәяләделәр.

Кабинет бөтен кирәкле техника белән тулысынча җиһазландырылган. Бүген кабинет беренче пациентларны кабул итә алды инде.

Питрәч районында 65 яшьтән өлкәнрәк 4 300 дән артык кеше яши. 

Ачылу тантанасыннан соң кунаклар Питрәч районы медицина хезмәткәрләре – Бөек Ватан сугышында катнашучылар истәлегенә куелган һәйкәлгә чәчәкләр салдылар.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International