Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов яңа мәктәп - Советлар Союзы герое Галимҗан Камалиев исемендәге күппрофильле лицейны ачты

2020 елның 31 августы, дүшәмбе

Мәктәп Питрәч муниципаль районының «Царево Village» торак комплексында төзелгән һәм 1224 укучыга исәпләнгән.

Мәгариф учреждениесе «Мәгариф»милли проекты кысаларында төзелгән.

"Мондый дәрәҗәдәге мәктәпләр без авыл районнарында төземәгән әле, - диде Рөстәм Миңнеханов, объектны ачу тантанасында чыгыш ясаганда. - Бу үрнәк проект. Янәшәдә генә балалар бакчасы булуы, комплекслы торак төзелеше булуы икеләтә куанычлы. Балалар өчен барлык шартлар да тудырыла. Мәктәпнең Советлар Союзы герое Галимҗан Камалеев исемен йөртүе куандыра. Ата - бабаларыбыз салган традицияләрне, Бөек Ватан сугышы елларында аларның батырлыкларын без һәрвакыт истә тотарга тиеш. Безнең геройлар үрнәгендә үсеп килүче буынны тәрбияләргә кирәк».

Рөстәм Миңнеханов ассызыклаганча, яңа микрорайоннарда торак төзелеше тиешле социаль инфраструктураны үстерү һәм әлеге территорияләрдә бизнес булдыру программаларына кушылырга кирәк.

Татарстанның Питрәч районы башлыгы Илһам Кашапов яңа мәктәп ачылуны муниципалитет өчен әһәмиятле вакыйга дип атады. «Без якташыбыз исемен йөртәчәк гомуми белем бирү мәктәбен ачабыз. Бу мәктәп яңа проект буенча нәкъ менә авыл җирлегендә төзелгән. Димәк, кешеләр монда яшәргә киләчәк, биредә балалар туа, биредә киләчәктә дә шундый зур проектлар гамәлгә ашырылачак», – дип билгеләп үтте ул.

Мәктәп бинасы дүрт блокка бүленгән. Башлангыч сыйныфлар блогында уку кабинетларыннан тыш озынайтылган көн төркемнәре өчен уен бүлмәләре һәм ике йокы бүлмәсе бар.

Өлкән сыйныфлар инженерлык әзерлеге, робот техникасы һәм 3D-модельләштерү кабинетларында, шулай ук алты лабораториядә шөгыльләнәчәк. Спорт блогында ике бассейн һәм ике спорт залы бар.

Мәктәп ашханәсе 456 урынга исәпләнгән (укучылар утыртудан чыгып, өч чиратта). Моннан тыш, медицина кабинеты һәм 560 урынга исәпләнгән актлар залы бар.

Китапханә бинаның икенче һәм өченче катларында урнашкан. Аның составында ябык саклау фонды һәм ике уку залы, мәгълүмати цифрлы үзәк һәм ачык саклау фонды каралган.

Моннан тыш, мәктәпнең өч катлы бинасында физик мөмкинлекләре чикләнгән балалар өчен лифт каралган.

Лицей территориясендә баскетбол, волейбол, хоккей һәм футбол спорт мәйданчыклары, шулай ук ядрә ыргыту мәйданчыгы урнашкан.

Киләчәктә учреждение базасында инновацион типтагы «Прогресс» белем бирү үзәген ачу планлаштырыла.

Бүген үк Рөстәм Миңнеханов Питрәч районында «Росток»балалар бакчасында булды. Бүгенге көндә балалар бакчасында бизәкләү эшләре тәмамланып килә. Балалар мәгариф учреждениесе 220 урынга исәпләнгән. Балалар бакчасы бинасы 12 төркем өчен бүлмәләрне үз эченә ала: кече яшьтәге (1,5 яшьтән 3 яшькә кадәрге 6 төркем), мәктәпкәчә яшьтәге (3 яшьтән 7 яшькә кадәрге 6 төркем). Белем бирү учреждениесе лифт белән җиһазландырылган, бу исә халыкның аз хәрәкәтләнүче төркемнәре буенча хәрәкәт итәргә мөмкинлек бирәчәк. Балалар бакчасында Мәктәпкәчә яшьтәге балаларның танып-белү активлыгын үстерү өчен экологик тәрбия бирү юнәлешендә төп белем бирү программасын тормышка ашыру планлаштырыла.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International